Кибеттә эретелгән йомшак (плавленный) сырга игътибар биреп бармыйбыз. Файдасы юктыр дип уйлыйбыз. Баксаң, дөрес фикердә түгелбез икән.
Табиб-диетолог Марина Макиша эретелгән йомшак сыр каты сыр сыман файдалы дип раслый.
Йомшак сырны җитештергәндә, аксымын арттыру өчен, аңа киптерелгән сөт кушалар. Шуның нәтиҗәсендә, бу продукт файдасы буенча каты сырдан калышмый икән. "Диета саклаучыларга нәкъ менә йомшак сырга игътибар юнәлтергә киңәш итәбез, чөнки аның калориясе азрак",- ди диетолог йомшак сыр калориясенең каты сырга караганда ике тапкырга кимрәк булуын билгеләп.
Тик менә продуктны сатып алганда аның кабындагы язуны игътибар белән укырга кирәк. Югыйсә, эретелгән йомшак сыр урынына эретелгән йомшак сыр продукты сатып алуыбыз бик мөмкин.
Фото:gb5kirov.ru