Өйдә яисә фатирда песи асрау, тораккка аеруча ниндидер җылылык биргән төсле. Тик фатирда назлы һәм иркә песи затын асрауның кире ягы да бар. Аның артыннан даими җыештырырга кирәк, югыйсә, ис таралуын көт тә тор! Әнә шул песи исе булмасын өчен экспертлар түбәндәге киңәшне бирә. Проблемалы урынга сода салырга, аның өстенә аш серкәсе коярга кирәк. Әлбәттә, чама хисен саклап. Мәсәлән, бер кашык тирәсе. 3-4 сәгатьтән соң ул урынны тазартып алырга.
Өй җиһазларын һәм келәмнәрне пар ярдәмендә нәтиҗәле тазартырга мөмкин. Кыска вакытка истән котылу өчен исә зоокибетләрдә сатылган махсус спрейлар ярдәм итә ала. Моннан, тыш фатир эчен даими җилләтү турында да онытырга ярамый.
Фото:fotostrana.ru