Укропны белмәгән, ашамаган-кулланмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Тик шулай да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белмәүчеләр җитәрлек.
Халык медицинасында укропның орлыкларын һәм үләнен элек-электән кулланганнар. Мәсәлән, мисырлылар аның орлыгын баш авыртудан, ә үләнен сидек кудыргыч итеп файдаланганнар.
Укроп орлыгы төнәтмәсе аппетитны яхшырта, бала имезүче хатыннарның сөтен арттыра. Шулай ук көзән җыерудан, йокысызлыктан файдаланыла. Төнәтмә эчтә җыелган газларны чыгаручы, ябыктыручы чара буларак та киң кулланыла. Даими рәвештә укроп төнәтмәсен эчсәң, кандагы шикәр күләмен дә төшерә.
Төнәтмә ясау рецептын тәкъдим итәбез.
1 аш кашыгы укроп орлыгын 1 л кайнар суга салып, термоста 1 сәгать төнәтергә. Аннан сөзәргә һәм иртәли кич берәр стакан эчәргә була. Ул эч күбү, газлар җыелудан да ярдәм итә.
Халык медицинасы чараларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур.
Фото: mosregfermer.ru