Файдалы киңәшләр
9 февраль 2024, 10:45

Сөлгем таза булсын дисәң...

Ээссе табадан төшкән тагын бер киңәш.

Сөлгем таза булсын дисәң...Сөлгем таза булсын дисәң...
Сөлгем таза булсын дисәң...

Аш-су бүлмәсе сөлгеләрен тазарту катлаулырак инде. Бу мәсьәләдә төрле киңәшләр бирәләр. Менә эссе табадан төшкән тагын бер киңәш. Бәлки, файдасын күрерсез.
Аш-су бүлмәсе сөлгеләрен теш пастасы белән тазартып була диләр. Моның өчен ике аш кашыгы теш пастасын эссе суга салып эретергә. Яхшы итеп болгатканнан соң, таплы сөлгеләрне 50 минутка катнашмага салып калдырырга. Процедурадан соң кер юу машинасында юарга кирәк булыр. Экспертлар фикеренә колак салганда, сөлгеләр өр-яңадай булачак!

Фото: 1001zaponka.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас