Файдалы киңәшләр
6 февраль 2024, 10:23

Шулай итсәң, болай була!

Кыздырганда кәбестә көрән төскә кермәсен дисәгез, аны ...

Шулай итсәң, болай була!Шулай итсәң, болай була!
Шулай итсәң, болай була!

Киңәш  беркайчан да артык булмый. Һәр хуҗабикә үзенә кирәген сайлап алып, хәтер сандыгына салып куя ул.

*Пешергәндә дөге ак булсын,  таралып торсын дисәгез, пешергән суга 1 аш кашыгы серкә салыгыз. Әгәр кәстрүлегез кечкенә булса, әзрәк салырга кирәк.

*Соусны каймак белән ясаганда аңа сөт кушыгыз. Шулай иткәндә каймак оемый.

* Кыздырганда кәбестә көрән төскә кермәсен дисәгез, аны вак итеп турап, өстенә кайнар су коегыз. Аннары түгеп, салкын су салыгыз. Тиз ген  сыгып алыгыз да табага салыгыз.

* Кәһвәгә аз гына тоз салганда исе хуш булыр.

*Соус ясаганда рецептта күрсәтелгән ак шәраб юк икән, аз гына серкәдә ике шакмак шикәрне эретегез дә аны ак шәраб урынына кулланыгыз.

*Озак вакыт ачык торган томат пастасының өстендә күгәрек барлыкка килмәсен өчен аның капкачына коры гәрчич сөртергә кирәк.

*Чөгендер тизрәк пешсен өчен аны бер сәгать пешереп, 10 минутка салкын суга салырга кирәк.

*Майонезны өйдә буягычларсыз һәм химиясез ясарга була. Каймакка бер чәй кашыгы гәрчич һәм уылган пешкән йомырка  сарысы кушабыз.

* Бәрәңге һәм макарон пешкән суны түкмәгез. Аны суытып, гөлләрегезгә сибегез. Менә дигән тукландыру була. Бары тик суда тоз булырга тиеш түгеллеген генә онытмагыз.

*Куллардан яшелчә һәм җиләк-җимеш тапларын бетерү өчен чи бәрәңгене урталай кисегез һәм кулларыгызга сөртегез.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас