Халкыбызның милли ашларын беләсезме, дуслар? Беләбез! Тезеп санап китәбез без аларны! Ә еш пешерәсезме соң? Юк шул... Ни өчен? Кибеттә тәм-том күп бит. Әмма аларның кайсы өйдә пешерелгәнгә җитә соң? Менә шул-шул. Әйдәгез бу аклануны читкә куеп, бүген кош теле пешерик.
Моның өчен безгә 1 кг он, 10 йомырка, 100 гр сөт, тоз, пешерер өчен 600 гр сары май, камырга салу өчен 30 гр шикәр комы, өстенә сибәр өчен 100 гр шикәр оны, бераз чәй содасы кирәк булачак.
Эшне савытка йомырка сытудан башлыйбыз. Аннан шикәр комы, сөт яки сөт өсте, кирәгенчә тоз салабыз. Чәй содасы өстәргә онытмагыз. Шикәр эреп беткәнче болгатырга кирәк. Аннары, он салып, каты итеп камыр басабыз. Камырны 1-1,5 мм калынлыкта җәйгәч, махсус тәгәрмәч белән (юк икән, гади пычак та ярый) 3-3,5 см киңлектәге тасмаларга кисәргә кирәк. Тасмаларны 4-5 смлы кыек шакмаклар рәвешендә турап, кайнап торган сары майга салып пешереп алабыз. Суыткач, шикәр оны сибәбез дә табынга чыгарабыз.
“Кош теле ашыйм дип телләрегене йотмагыз!”– диясе генә кала.