Дарчин, ягъни корицаның файдасы турында беләсезме? Бу тәмләткечнең дәвалау үзлеге турында мәгълүмат җиткерергә булдык.
Дарчин шикәр авыруына каршы тора һәм кандагы шикәр күләмен көйли. Моны галимнәр да исбат иткән. Шулай ук, ул кан әйләнешен дә яхшырта, баш мие эшчәнлегенә дә ярдәм итә икән.
Дарчин ашказаны-эчәклек тракты өчен дә файдалы. Ул ашкайнатуны яхшырта, аппетит барлыкка китерә.
Дарчин бигрәк тә салкын тидереп авыручылар өчен файдалы. Ул температураны төшерергә һәм вирусларга, бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә каршы көрәшергә булыша. Хәтта теш сызлавын, буыннар авыртуын да баса ала икән.
Башка дару үләннәре белән бергә, аны депрессия, невроз, склероз вакытында, хәтерне яхшырту өчен дә файдаланалар.
Дарчинны ябыгу максатыннан да кулланалар. Ул матдәләр алмашу процессын тизләтә, ашыйсы килү теләген баса. Моның өчен бер стакан җылымса суга ярты бал кашыгы дарчин, лимон телеме һәм бер бал кашыгы бал салып эчегез.