Файдалы киңәшләр
3 гыйнвар 2024, 13:24

Грейпфрут - шикәр чиренә каршы

Ул алама холестериннан котылырга да ярдәм итә. 

Грейпфрут - шикәр чиренә каршыГрейпфрут - шикәр чиренә каршы
Грейпфрут - шикәр чиренә каршы

Грейпфрутта С витамины күп. Ә кыш айларында С витаминын аеруча күп ашарга кирәк. Чөнки ул безне төрле вируслардан, чирләрдән саклый.

Бу җимеш калийга бай - йөрәккә файдалы. Кан басымын нормада тотарга ярдәм итә. Шикәр чире булганнарга да аны ашарга ярый, чөнки шикәрне күтәрми. Шулай ук, алама холестериннан котылырга ярдәм итә.

Грейпфрут органик кислоталарга да бай. Аны ешрак ашаган кешенең бөерендә таш җыелмый.

Грейпфрут организмны шлаклардан чистарта, матдәләр алмашынуын яхшырта, ашказаны, эчәкләргә дә файдалы.

Грейпфрут ябыгырга да булыша әле. Җимеш составындагы пектиннар тую хисен китереп, аппетитны контрольдә тотарга ярдәм итә.

Чама турында да онытырга ярамый. Белгечләр әйтүенчә, грейпфруттагы кайбер матдәләр файда гына түгел, зыян да китерергә мөмкин. Бу цитрусның суты кайбер дарулар белән бармый, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Ашказаны сутының кислоталылык дәрәҗәсе югары булган кешеләр өчен, нефрит һәм гепатит, шулай ук, цитрус җимешләренә аллергия булганда  рационга бу җимешне кертү киңәш ителми.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас