

Кышын җылы йомшак свитер һәм оекбашлардан да рәхәтрәк әйбер юктыр. Алар тәнне генә түгел, җанны да җылыта бит. Әмма бәйләм әйберләр сыйфатын югалтмасын, сезне озаграк куандырсын дисәгез, аларны дөрес тәрбияләргә кирәк шул. Бу җәһәттән түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.
*Бәйләнгән әйберне сабын белән юарга кирәкми. Ул аларны катыра һәм төсен боза. Иң яхшысы – йон әйберләр өчен махсус сыекча яки гади шампунь кулланырга.
*Йоннан бәйләнгән әйберләрне яхшылап чайкагра кирәк. Чайкатырга дигән суның җылылыгы югандагысы белән бер булса, яхшырак.
*Мохер, ангора кебек йоннардан бәйләнгән свитерлар юганнан соң да йомшак, кабарып торсын дисәгез, киптергәч, полиэтилен капчыкларга салып, берничә сәгатькә туңдыргычка куеп торыгыз.
*Трикотаж әйберләрне артык тырышып сыкмыйлар. Иң яхшысы – тастымалга урап берничә минут тотарга. Бу ысул артык судан котылырга ярдәм итәчәк.
*Мамыктан бәйләнгән әйберләрне шампунь белән югач, җайлап кына чайкаткач, тигез җиргә тастымал яки башка дымны яхшы сеңдерә торган тукымага җәеп киптерәләр.