Файдалы киңәшләр
21 декабрь 2023, 06:19

Зарарсыз чыршыны ничек сайларга?

Ясалма “сылукай”күпме зыян сала?

Зарарсыз чыршыны ничек сайларга?Зарарсыз чыршыны ничек сайларга?
Зарарсыз чыршыны ничек сайларга?

Ясалма “сылукай”күпме зыян сала?

 

Экологлар ясалма чыршыларның зыяны турында чаң суга.

 РБК Life чыганагы хәбәр итүенчә, белгечләр чын чыршыларны ничек утильләштерергә өйрәтәләр һәм шул ук вакытта ясалма чыршыларның кеше сәламәтлегенә зыяны турында шактый борчулы хәбәрләр җиткерә.

  • Әгәр чыршыны суга утыртмый гына бизәп куйсагыз, ул бер атнадан

яраксыз хәлгә киләчәк, – дип белдерә Русия экология операторының генераль  директоры  Денис Буцаев.  – Суга утырткан агач озаграк торачак, – дип безгә таныш хәлне бәян итә.

 «Чыршыны инде кирәкми дип тапкач, махсус утильләштерү урынына озатмаган очракта, ул череп ятачак һәм атмосферага 13−20 кг, үзе үскән вакытта тупланган углекислый газны чыгарып ятачак. Бу хәл метан газы барлыка килүгә илтә һәм көчле “парниковый эффект” тудыра», — ди Буцаев.

Шул ук вакытта, ясалма чыршыларны да 20 елдан артык кулланырга ярамый.

Буцаев белдерүенчә, бер ясалма чыршы питомникта 20 чыршы үстерү чыгымын каплата.

Дөрес кулланмаганда һәм чүплеккә ташлаган очракта (аеруча кояш нурлары астында ятканда), ясалма чыршылар зарарлы матдәләр бүлеп чыгара.

 Сыйфатсыз чималдан ясалган чыршылар икеләтә зарарлы. Сыйфатсыз буяулар, формальдегид белән эшкәртелгәннәре сәламәтлек өчен нык зыянлы. “Уенчык” чыршы сайлаганда аның исенә игътибар итегез. Арзанлы, зарарлы чыршының исе начар була. Андыйны белгечләр сатып алырга киңәш итми. Аларны чүплеккә ташлагач та 100 елдан артык таркала. Ә ул вакыт эчендә күпме зыян сала

Иң зарарсыз чыршылар – тере чыршылар һәм чүлмәктә утырганнары.

 

Фото:   fairy-hobby.ru  gas-kvas.com

 

 

 

 

 

Зарарсыз чыршыны ничек сайларга?
Зарарсыз чыршыны ничек сайларга?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас