Файдалы киңәшләр
18 декабрь 2023, 07:39

Сез ничек төчкерәсез?

Дәваханәдә үзенчәлекле шыгырдау ишетелгән.

Сез ничек төчкерәсез?Сез ничек төчкерәсез?
Сез ничек төчкерәсез?

Таиландта яшәүче бер ирнең машина руле артында барганда төчкерәсе килгән.Төчкергәндә күзләре йомылып, рульдә контроль югалтудан куркып,  танавын һәм авызын кысып төчкергән. Эчтән төчкергән ир бераздан муенында көчле авырту тойган һәм муены шешенә башлаган.

         Дәваханәдә доктор авырткан урынга баскалагач, табиблар «крепитация» дип атаган үзенчәлекле шыгырдау ишетелгән. Авыруның сулыш алу, сөйләшү һәм йоту буенча проблемалары булмаган, тик  муенын бора алмаган. Пацентка рентгент ясалгач, хирургик эмфизема ачыкланган. Бу җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә тире астына һава эләккәндә була торган хәл. Компьютер томографиясе трахеяда 2 миллиметр озынлыгындагы, 2 мм киңлегендәге һәм 5 мм тирәнлегендәге өзелү күрсәткән.

         Төчкерүне тыю аркасында трахея перфорациясе сирәк очрый торган хәл. Пациентка операция кирәкмәгән, ике көн күзәтүдән соң аны дәваханәдән чыгарганнар, 5 атнадан соң тулысынча терелгән.

Табиблар төчкергәндә авызны ачарга киңәш итәләр. Авыз һәм борынны кысып төчкергән очракта, югары сулыш юлларында басым 20 тапкырга кадәр арта икән.

         2018 елда шуңа охшаш вакыйга 34 яшьлек британлы белән булган. Ир кеше авыз-борынын кысып төчкергәндә муенында нидер шартлавын сизгән. Табиблар төчкерүен тыйган ирдә йоткылык стеналары шартлавын ачыклаган.  Пацент  7 көн буена зонд аша тукланырга мәҗбүр булган.

Авыз-борынны кысып төчкерү бугаз өзелүенә кадәр китерүе мөмкин дип кисәтә Шотландия университеты галиме Рашадс Мисировс. Төчкерәсе килгәндә үзеңне тыярга ярамый ди ул. Чөнки үзеңне мәҗбүри тыю колак барабаннары ярылуга, күзләргә һәм танауга кан савуга, аневризм өзелүгә, хәтта кабырга чатнауга кадәр китерә ала икән.      

    «Төчкергәндә, төкерек, селәгәй, вируслар тирә-яктагыларга чәчелмәсен өчен, йөзне кул яисә терсәк белән капларга кирәк», - дип киңәш итә доктор Мисировс.

Төчкергәндә сәламәт булыгыз дип тиктомалга әйтелми икән шул…

Фото: zelengarden.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас