

Ишек төбендәге келәмне аш серкәсеннән ясалган чара ярдәмендә чистартырга мөмкин. Гади генә һәм шул ук вакытта арзан бу ысул белән “БелНовости” басмасы экспертлары бүлешкән.
Сыекчаны әзерләү өчен бер аш кашыгы уксус белән бер чәй калагы савыт-саба юа торган чараны кушып, болгатырга. Килеп чыккан катнашмага башта бер стакан җылы су, соңыннан 1 чәй калагы сода кушарга. Нәтиҗәдә сыекча бик нык күбекләнергә тиеш.
Сыекчаның барлык компонентларын распылительдә бутарга кирәк, сода салгач, савытның капкачын ябып куярга киңәш ителә. Моннан соң килеп чыккан сыекчаны келәмдәге таплар өстенә салып, губканың каты ягы белән ышкырга. Аннары келәмнең юеш өлешен тастымал белән сөртеп алырга.
Эшләп карарга кирәк әле. Шәһәрнең реагентлы пычрак карларыннан соң ишек төбендәге келәмдә кайчакта чыннан да таплар калгалый шул.
Чыганак: lenta.ru