Кайвакыт җыештырырга теләк булмый, әмма берәр сәгатьтән кунак киләм дип хәбәр итә. Мондый чакта генераль җыштыру башлый күрмә! Кунаклар бит чәй өстәле артында коймак ашап сөйләшеп утырыр өчен килә. Алар синең диван астыннан, шкафыңнан тузан эзләмәсләр. Шуңа күрә беренче чиратта бүлмәнең күзгә ташланган урыныннан тузан сөртергә кирәк. Ванна һәм бәдрәфтә идеаль чисталык булсын. Ишек алдында аяк киемнәре тигез итеп тезелеп торсын. Һәм, әлбәттә, савыт- сабалар ялт иткән булсын. Менә шушы тәртипне булдырырга 15 минут вакыт җитә.
- Сөйләшкәндә телефонда аралашу да вакытны күп ала икән. Әмма бүген кесә телефоннарының “койрыгы” юк. Шуңа күрә җәелеп утырып сөйләшмә, бер кулыңа трубка тотып, икенчесенә тузан чүпрәге алып, өй буйлап йөреп чык. Тузанның кайчан сөртелеп бетүен үзең дә сизмәссең.
- “Өч яраткан җыр” ысулы да яхшы. Өеңдә бардак булса, музыка куеп, өч яраткан җырыңны тыңлаган арада тузан сөрт. Янә өч җыр куеп, табак-савыт юып ал. Җырга үзеңә дә кушылып, моңланып алсаң кәефең тагын да яхшырыр.
- Чәй кайнаган арада. Әгәр сызгыра торган чәйнегең бар икән, аны утка куеп, чәй кайнап чыкканчы аш бүлмәсен тәртипкә китер. Болай эшләгәндә, 3- 4 минутта җыештырып, чәй эчәргә ялт иткән өстәл артына утыра аласың.
- Реклама башлангач, нишлиң? Аш бүлмәсенә “берәр нәрсә капкаларга” йөгерәсеңме? Бүгеннән реклама башлануга өй җыештырып кара әле. Башта телевизор торган бүлмәдә тузаннарны сөрт, аннан башкасына күчәрсең. Яраткан фильмың тәмамланганчы өең тәртиптә булачак! Фото: bcoreanda.com