Файдалы киңәшләр
14 декабрь 2023, 08:33

Гаиләң ныклы булсын дисәң

Яңа елга һәм аны каршылауга бәйле бик күп уйлап чыгарылган йолалар бар. Кемдер аларга ихлас ышанып, барысын да төгәл үти. Ә кемдер көлеп карый...

Гаиләң ныклы булсын дисәңГаиләң ныклы булсын дисәң
Гаиләң ныклы булсын дисәң

Яңа елга һәм аны каршылауга бәйле бик күп уйлап чыгарылган йолалар бар. Кемдер аларга ихлас ышанып, барысын да төгәл үти. Ә кемдер көлеп карый... Әмма араларында чыннан да игътибарга лаеклары да бар.  Шуларның берсен һәр гаиләдә булдыру урынлы булыр иде, мөгаен. Аны шартлы рәвештә “Үткәннәр һәм киләчәк” атарга була.

Яңа ел алдыннан бөтен гаилә әгъзалары бергә җыела һәм ике зур ватманга ике рәсем төшерә. “Безнең гаилә быел” дигән картинада һәркем бу елның үзе өчен иң истә калган вакыйгасын сурәтли. Ә “Безнең гаилә киләсе елда” дигән исем астында хыялын төшерә.

Бу тәү карашка гади генә тоелган уен буыннар бәйләнешен ныгытырга булыша. Бигрәк тә балаларның күңел халәтен, теләкләрен аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, яңа ел картинасында әти кеше - чит ил машинасы рәсемен, әни кеше - диңгез буен,  ә баласы әтисе һәм әнисе белән кочаклашып диванда утырып торуын сурәтләргә мөмкин...

Көндәлек мәшәкать белән тормыш куып, вакыт үткәнен тоймыйбыз. Еш кына якын кешеләребезгә игътибарыбыз җитмәвен дә сизмибез. Яңа ел бәйрәменең асылы да бәлки сыгылып торган табыннарда, затлы бүләкләрдә, капчык-капчык кәнфит-күчтәнәчләрдә түгел, ә нәкъ бер мизгелгә тукталып, бергә булуда, игътибар бүлүдәдер?

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас