Файдалы киңәшләр
13 декабрь 2023, 16:34

Тәмләткечләр сере

Аларның сыйфаты үтә мөһим.

Тәмләткечләр сереТәмләткечләр сере
Тәмләткечләр сере

Хәзер тәмләткечләрнең нинди төрләре генә сатылмый?! Теләсәң килограммлап ал! Әйткәндәй, тәмләткечләрнең кибетләрдә капларга тутырып сатылганымы, әллә базарда үлчәп сатылганы яхшырак һәм тәмлерәкме? Бу сорауга "Росбиотех" университетының Туклану, кунакханә эшкуарлагы һәм сервис кафедрасы доценты Дмитрий Быстров түбәндәгечә җавап бирә.
Капларга тутырылган тәмләткечләр сыйфат тикшерүе аша үтә. Ә менә базарда сатылганнарына карата моны раслап булмый. Завод төргәге саклау кагыйдәләрен гарантияли. Ачык һавада сатылганнары исә тәмнәрен, төсләрен, хуш исләрен һәм файдалы сыйфатларын югалта. Өстәвенә, алар базардагы чит-ят исләрне үзләренә сеңдерә. Әгәр базарда тәмләткечләр янында балык сатылса, бу аларның сыйфатына йогынты ясамый калмаячак. Ә герметик төргәк продуктны бу кимчелекләрдән саклый, дип раслый белгеч.
Билгеле булуынча, тәмләткечләр ризыкларга яңа тәм һәм хуш ис бирүдән тыш, сәламәтлек өчен бик файдалы да. Шуңа күрә аларның нинди сыйфатта сатылуы үтә мөһим.

Фото:sp-yakutsk.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас