Файдалы киңәшләр
13 декабрь 2023, 11:41

Нервларың кузгалса...

Хис-тойгылар торышын ничек дөрес йөгәнләргә?

Нервларың кузгалса...Нервларың кузгалса...
Нервларың кузгалса...
Нерв киеренкелеге туган чакта, үзеңә ничек ярдәм итәргә? Хис-тойгылар торышын дөрес йөгәнләү өчен белгеч, табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова киңәшләренә колак салыйк әле.
Табиб раславына караганда, нерв киеренкелеге туган чакта аңардан тизрәк котылу өчен су эчәргә кирәк. Су стресс гормоны кортизол эшләнеп чыгуын туктата ала.  Сулыш алу практикалары һәм зарядка ясау шулай ук хисләр торышын яхшыртырга булыша. "Нервысы кузгалган кеше почмактан почмакка йөренә башлый. Бу үзенчәлекле үз-үзеңне яклау реакциясе. Эшләүче мускулларда организмга тискәре йогынты ясаучы нәрсәләр "яна".  Йөрү файдалы, аеруча саф һавада. Бинадан чыгу мөмкинлеге булмаганда, гимнастика ясау файдалы", - дип раслый табиб.
Тоз салынган җылы ванна, тозның бигрәк тә магний кушылганы яхшы, нервыларны тәртипкә китерергә булыша. Нерв киеренкелегеннән котылу өчен эвкалипт, бөтнек, лаванда эфир майлары да файдалы.
Бу ысуллар ярдәм итмәгән очракта елап алырга кирәк дип киңәш итә Зөһрә Павлова. Чөнки күз яшьләре организмнан зарарлы матдәләрне куып чыгаруның үзенчәлеге ысулы икән.

Фото:gb5kirov.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас