Файдалы киңәшләр
12 декабрь 2023, 17:03

Файдасын тапсагыз иде

Буыннар сызлавы кемгә генә таныш түгел?

Файдасын тапсагыз идеФайдасын тапсагыз иде
Файдасын тапсагыз иде

Буыннар сызлавы кемгә генә таныш түгел икән?

Авыртуны дарулар ярдәмендә генә җиңеп тә булмый. Бүген сезгә бер - ике сыналган ысул тәкъдим итмәкчебез. Бәлки файдасы тияр. Дуслар, ясап карагыз әле.

Беренче компрессны ясаганда иң элек бер аш кашыгы балга бер аш кашыгы вак тоз салып, яхшылап болгатырга кирәк. Катнашманы җитен яки киҗе-мамык тукыма өстенә куеп, авырткан буын өстенә ябарга һәм җылы итеп төрергә киңәш ителә. Компрессны кичтән куеп, иртән генә аласы. Аны авырту басылганчы һәр көн куярга кирәк.

Икенче компресс түбәндәгечә ясала: 3 аш кашыгы камфара маена 1 аш кашыгы бал һәм шуның кадәр үк горчица порошогы салып болгатырга. Катнашманы кәбестә яфрагына куеп, авырткан урынны төрәсе дә, өстен җылы әйбер белән каплап, 2–4 сәгать буе тотасы.

Менә шулай эшләп карагыз, дуслар. Файдасын тойсагыз, бу киңәшләр белән бүлешегез. Барыбыз да исән- сау булып, йөгереп йөрергә язсын. Шулаймы? Фото: dr-osteopath.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас