Файдалы киңәшләр
12 Декабря 2023, 17:34

13 декабрьдә кар яуса, ул җирдә 110 көн ятар

Халыкта шундый сынамыш бар.   

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Безнең ата-бабалар, борын заманнан ук табигатьне күзәтеп, сыный барган.

Элек бу сынамышлар туры килгән. Әмма, ни сәбәпледер, бүген аларның барысы да туры килми. Шулай да сынап карыйк әле. Бәлки, декабрьнекеләр туры килер.

Бу атнаның алдагы көннәрен күзәтсәк:

13 декабрь көнне кар яуса, ул җирдә 110 көн ятар.

14 декабрь каурый-каурый катламлы болытлар күренсә, алар суыклар җитү турында кисәтә.

15 декабрь көнне яңгыр яуса, ул 40 көн буе дәвам итәр.

16 декабрь көнне балыкчылар яхшы табыш белән кайтса, кыш җылы килер.

17 декабрь көнне агач ботакларында кар ята икән, кыш суык килер.

Гомум сынамышларга килгәндә:

- Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә

- Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.

- Карсыз декабрь – коры яз билгесе.

- Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.

-Декабрь җилле икән, март җылы була.

- Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.

- Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.

Ә сез сынамышларга ышанасызмы? Туры килгәне бармы? 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас