Файдалы киңәшләр
11 декабрь 2023, 05:27

Коймагы да коймагы!

Иң тиз һәм җиңел пешерелә торган, әмма искиткеч тәмле сый.

Коймагы да коймагы!Коймагы да коймагы!
Коймагы да коймагы!

Салкын көнне җылытып буламы? Әлбәттә, була! Кайнар чәй һәм майлы коймак белән! Иң тиз, җиңел пешерелә торган, әмма искиткеч тәмле сый бит ул. Бүген хуҗабикәләргә әче коймак реецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 500 мл сөт , 400-450 г. он, 2 йомырка, 40 г. шикәр комы, 20 г. чүпрә, тәменчә тоз. 

Чүпрәне җылы сөттә җебетеп, йомырка, тоз, шикәр комы салабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Он кушып, камыр изәбез дә җылы урынга куябыз. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш. Күперә башлауга, болгатып янә җылыга куярга кирәк. Яңадан кабаргач инде пешерә башларга да мөмкин.Камыр әйбәт кабарса, коймак та кабарып пешә, йомшак була.

Пешергәндә камырны кызган табага салып, асты кызарганчы тотабыз, аннан соң әйләндерәбез. Пешереп алгач, коймакларны эретелгән ак май белән майлап тезәләр дә, табынга бирәләр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас