

Алкогольсез сыра алкогольлесенә караганда зарарлырак.
Америка галимнәре ачыклаганча, бу эчемлектә алкоголь булмау патогеннарның (бактерия, вирус, гөмбә яки хәтта паразит та булырга мөмкин) үрчү һәм үсү өчен шартлар тудырырга мөмкин — аеруча җитештерү, саклау һәм савытларга тутыру вакытында. Хәтта аз гына нормадан тайпылыш килеп чыкса да, эчемлеккә эчәк таякчыклары һәм сальмонелла әләгергә мөмкин.
Алкогольле сыра исә, киресенчә, патогеннардан саклый, чөнки анда этанол бар, шулай ук pH һәм кислород дәрәҗәсе түбән.
Чыганак: Лента.ру