Кибетләрдә алтын кызыл төсле хөрмәләр пәйда булды. Безнең куанычка, аның нинди генә сортлары сатылмый?!. Хөрмә - кышын сатылган җимешләр арасында иң популярларының берсе.
Татлы һәм хуш исле бу җимеш Русия көньягында, Кавказда һәм җылы илләрдә үстерелә. Тәмле булудан тыш, организм өчен бик файдалы да. Белгечләр раславынча, хөрмә В1, В2, Н, РР, К һәм Е витаминнарына, калий, тимер, магний һәм йодка бай. Бу җимеш йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген көйли, нерв һәм иммун системасына уңай йогынты ясый. Бронхит белән авырганда, шешенүләрдән һәм кан тамырлары киңәюеннән бик файдалы.
Кызганычка каршы, файдасы никадәр зур булмасын, бу җимешне ашказаны асты бизе ялкынсанганда, ашказаны-эчәклек юллары һәм бөер белән проблемалар булганда бик сак ашарга киңәш ителә. Ә инде 3 яшькә кадәрле балаларга бик аз күләмдә бирергә кирәк. Шулай ук диабет һәм симерү белән җәфаланучыларга чикләнгән күләмдә, ягъни татып кына карау дәрәҗәсендә, ашарга кирәк - көненә бер хөрмә организмга начар тәэсир ясамый. Ашкайнату проблемалары булмасын өчен хөрмәне сөт ризыклары белән ашарга киңәш ителми.