

Кер сабыны белән тәнне,киемне генә түгел, савыт-сабаларны да юалар. Ул бик яхшы косметик чара да, дәвалау препараты да булып тора. Мәсәлән, җәрәхәт эренләмәсен, пешкән урын суланмасын өчен, яралы урынга кер сабыны сөртеп куялар.
Вирусларга каршы препарат буларак, аны шәхси гигиена максатында тәһарәт алганда, геморройга каршы көрәшкәндә дә кулланалар. Бәрелгәндә шешкән урынга куеп торалар. Ә инде томау төшә башлаганда, бер-ике тапкыр борын эчен сабын эремәсе белән юып алсаң, томау турында онытырга да була. Шулай ук гайморитны да дәвалап була, диләр. Вируслар активлашып киткән көз, кыш айларында атнага берәр тапкыр кер сабыны белән юынсаң да зыян итми. Ул вирус, бактерияләрне үтерә, иммунитетны ныгыта.
Черки-чебен һәм башка бөҗәкләрнең һөҗүменнән соң, алар тешләгән урыннарга кер сабыны куеп тору файдалы.
Иң мөһиме: кер сабынына аллергия булмый диярлек. Кер сабынының баш тиресе өчен дә файдасы зур. Ул баш тиресендәге һәртөрле зарарлы вирус, бактерияләрне үтерә, гөмбәләрне юкка чыгара. Бит тиресе өчен дә файдасы шундый ук принциптан чыга. Хәтта аяктагы гөмбә авыруыннан да кер сабыны белән котылып була, диләр. Кер сабыны тидергәннән соң, аяк тиресенә балалар өчен крем сылап куярга кирәк.Юка, сынучан тырнаклы туташлар 20 минутка тырнакларына кер сабыны сылап торсалар, сөенеп туймаслар.
Юкка гына кер сабыны дип йөртелми бит: кер юганда, тапларны бетерү өчен махсус кулланырга була. Савыт-сабада калган сары эзләрне бетерү өчен аны сабын эретмәсенә салып торалар.Озын сүзнең кыскасы, кер сабынының файдасы бихисап.