Файдалы киңәшләр
7 декабрь 2023, 18:39

Юылган керне батареяда киптерергә ярамый

Чөнки сәламәтлеккә зур зыян китерә. 

Юылган керне батареяда киптерергә ярамыйЮылган керне батареяда киптерергә ярамый
Юылган керне батареяда киптерергә ярамый

Сез кыш көне керләрегезне кайда киптерәсез? Күпләр юылган әйберләрен җылыту радиаторына яки батареяга элеп куя. Ә алай эшләргә һич тә ярамый икән. Чөнки ул Aspergillus төрендәге гөмбәчекләр таралуына китерә. Бу турыда Манчестер университетының йогышлы авырулар профессоры Дэвид Деннинг кисәтә, дип яза Daily Mirror сайты.

Деннинг сөйләвенчә, бер партия юылган кердә, гадәттә, ике литр чамасы су кала, шул дым бүлмәдә парга әйләнә. Югары дымлылык, батарея җылысы белән һавага Aspergillus классындагы гөмбәчекләр тарата икән. Алар аспергиллез дип аталган чир китереп чыгара.

"Бу гөмбәчек бөтен җирдә дә була, әлбәттә. Безнең күбебез аңа бирешми, организм андый инфекциягә каршы тора ала. Ләкин иммунитеты төшкән кешеләрдә, мәсәлән химиотерапия вакытында, яки астма белән авыручыларда ул ютәл, томау кебек тын юллары авырулары китереп чыгарырга мөмкин», — ди табиб.

Деннинг әйтүенчә, аспергиллезны күпчелек очракта дарулар белән җиңеп була, ләкин барыбер чирлисе килми бит әле, шулай бит, дуслар?!

Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен керне тышта, балконда эләргә яки кер киптерү машинасына салырга киңәш ителә.

Сез керләрегезне кайда киптерәсез?

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас