+21 °С
Болытлы


Скумбрия балыгын шушы ысул белән маринадлаганда, бик тәмле килеп чыгачак.
Моның өчен кирәк:
3 скумбрия
3 суган
7 тырнак сарымсак
1 аш кашыгы (тутырып) тоз
1 чәй калагы шикәр
1 чәй калагы кара
1 чәй калагы хуш исле борыч
5 дәфнә яфрагы
4 аш кашыгы 9%лы аш серкәсе
5 аш кашыгы үсемлек мае.
Әзерләнеше:
Балыкларны уртача зурлыкта телемнәргә кисәбез һәм тәмләткечләр белән бутап, 3 литрлы банкага салып, суыткычка куябыз.
Бер тәүлектән әзер була.