Файдалы киңәшләр
2 декабрь 2023, 09:51

Бәйрәм салаты

Яңа ел якынлашып килә, тәмле салатлар рецептларын туплый башларга да була.

Бәйрәм салатыБәйрәм салаты
Бәйрәм салаты

Бәйрәм салаты

Моның өчен кирәк булачак:

2 чөгендер

3 кишер

150 гр каты сыр

1 уч йөзем 3

теш сарымсак

1 уч әстерхан чикләвеге

1 уч кара җимеш

Майонез

Әзерләнә:

Башта йөзем белән кара җимешне, йомшарсын өчен, кайнар суга салып куябыз. Чөгендер, кишерне пешереп, һәркайсын аерым савытта вак кыргыч аша чыгарабыз. Сырны шулай ук - вак кыргыч аша. Сарымсакны - изәргә, чикләвекне дә вакларга кирәк. Салат матур һәм "аппетитно" күренсен өчен матур формада әзерлибез: аны катлы-катлы итеп өябез.

1нче катка - кишерне йөзем, майонез белән бутап савытка җәябез (майонезны өстенә сөртсәң дә була, ләкин бутасаң, тәмлерәк килеп чыга).

2нче кат - сарымсак һәм сырны майонез белән бутап җәябез.

3нче катка, кыргыч аша үткәрелгән чөгендерне, пычак белән киселгән кара җимешне, вакланган чикләвекне майонез белән яхшылап бутап җәябез.

Рәсемдәге кебек, әзер салат өстенә бераз сыр сибәргә мөмкин.

Тәмле булсын! 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас