Файдалы киңәшләр
27 Ноября 2023, 08:00

Чәчегезне ничек юасыз?

Кыйммәтле шампунь һәрвакытта да үзен аклыймы?

Чәчегезне ничек юасыз?Чәчегезне ничек юасыз?
Чәчегезне ничек юасыз?

Медицина белгечләре чәчләрне сабын яисә тәнне юарга тәгаенләнгән гель белән түгел, ә  шампунь белән генә юарга киңәш итәләр. Чөнки тәннең төрле өлешендәге тире төрлечә. Бу хакта Дерматология үзәгенең баш табибы Екатерина Мокина белдерә.

         Аның сүзләренә ярашлы, тирене тәрбияләү чараларын җитештерүчеләр продукцияләренең ни өчен файдаланачагын искә алып җитештерәләр. Шуңа күрә дерматолог баш тиресе өчен шампунь генә файдаланырга киңәш итә. Чөнки тәндәге тире башка төрле, сабын һәм душ өчен гель нәкъ менә аның өчен тәгаенләнгән. Коры һәм сизгер тире өчен даруханәләрдә «душ өчен май» махсус продуктлары сатыла .

         Эксперт билгеләвенчә, чәч юу шампунының бәясе мөһим түгел. Әйткәндәй, күпләр чәчләренә туры килгән кыйммәт булмаган чәч юу чаралары белән файдалана.  Кыйммәтле шампунь һәрвакытта да үзен акламый, бар да индивидуаль, дип билгели табиб.

Фото: 123RF/paylessimages

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас