Файдалы киңәшләр
24 ноябрь 2023, 16:35

Карабодай холестеринны киметә

Ләкин кайбер кешеләргә аны ашарга киңәш ителми.

Карабодай холестеринны киметәКарабодай холестеринны киметә
Карабодай холестеринны киметә

Карабодай яратасызмы? Аның составында файдалы витаминнар бик күп. Ул йод, кальций, магний, фосфор, бакыр һәм тимергә бай. Карабодай югары калорияле, ул әкрен үзләштерелә торган углеводларга бай, шулай ук анда клетчатка бар. Нәкъ менә шуңа күрә карабодай организмны озак вакытка энергия белән баета һәм тазартмый.

Карабодай кандагы алама  холестерин дәрәҗәсен киметә, ашказанына да файдалы. Шуңа күрә артык килограммнар белән хушлашырга телисез икән, ярманы үз рационыгызга кертегез. Карабодайның составында рутин матдәсе булу аркасында да файдалы. Рутин организмда С витаминын үзләштерү өчен җавап бирә. Билгеле булганча, С витамины безнең тире һәм организмның сәламәтлеген тәэмин итә.  Карабодай боткасы В9 витаминына бай булган өчен аеруча файдалы. Беренчедән, ул кешенең иммунитетын арттыра, икенчедән, чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта, шулай ук йөзнең төсен яхшырта.

Шулай да, карабодай кайбер кешелә ашарга киңәш ителми. Организм өчен файдалы булуга карамастан, карабодайны артык күп кулланырга ярамый. Шикәр диабетыннан җәфа чигүчеләргә дә күп күләмдә карабодай ярмасын кулланырга кирәкмәс, чөнки крахмал кандагы шикәрне арттырырга мөмкин. Бигрәк тә кан басымы югары булган кешеләргә аны куллануга сак карарга кирәк, чөнки кан тамырлары киңәю куркынычы булырга мөмкин.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас