Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 ноябрь 2023, 18:29

Пеләш каласың килмәсә, башыңа киеп йөр!

Кыш яланбаш йөрүчеләр игътибарына! 

Пеләш каласың килмәсә, башыңа киеп йөре!
Пеләш каласың килмәсә, башыңа киеп йөре!

Чәч коелу да – шактый зур проблема.Бүген Җир шарында яшәүче ир-атларның – 66, хатын-кызларның 38 проценты чәч коелудан интегә икән.

Кышкы суыклар тышта баш киемсез йөрү дә чәч коелуына китерергә мөмкин. Чәч тиресе өшесен өчен 5 минут 0 градустан суыкта булу да җитә. Әйтик, машинадан өйгә йөгереп кергәнче дә зыян күреп өлгерә. Бу стресстан чәч коела башлый. Салкыннан һәм температураның үзгәрүеннән чәч фолликуллары юкалана һәм коела башлый,- ди белгечләр.

Ир-атларда пеләшлек генетик яктан да килергә мөмкин, ләкин баш тиресен һәм чәчне иртәрәк тәрбияли башласаң, бу сәбәпле чәч коелу акрынаячак.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: