

Орхидея гөлен яратасызмы? Ә аның еш һәм шаулап чәчәк атуын телисезме? Алайса гади генә шушы киңәшне кулланып карагыз.
Моның өчен нибары 5 зур яки 6–7 ваграк теш сарымсак, ике стакан су (500-600 мл) һәм ярты төймә янтарь кислотасы кирәк.
Янтарь кислотасын җылы суда эретеп, аңа изелгән сарымсак салып, пыяла савытта бер тәүлек тотарга кирәк. Аннары әлеге катнашманы ике стакан су белән болгатырга һәм шунда орхидеяны савыты белән утыртырга кирәк. Шулай ук җиренә дә бераз сарымсаклы катнашма сибәргә мөмкин. Ике сәгатьтән соң орхидеялы гөл чүлмәген әлеге катнашмадан алып үз урынына куярга кирәк. Сарымсак чәчәкнең тамыр системасын ныгыта, бактерияләрдән саклый. Әлеге процедурадан соңң берәр айдан яраткан гөлегез сезне чәчәкләре белән сөендерер.