

Тикшеренүче, "Проктер энд Гэмбл"компаниясенең гыйльми хезмәткәре Ким Ромин һәм "Браанч Базик" чистарту чаралары бренды җитәкчеләренең берсе булган Мэрили Нельсон өс киемен сатып алу белән юу мөһимлегенең төп сәбәпләрен аңлата.
Беренчедән, ди белгечләр, бер үк киемне берничә кеше киеп карарга мөмкин. Ромин аңлатуынча, кеше тәне табигый рәвештә көн дәвамында пычрак бүлеп чыгара. Ул, уртача алганда, бер литрга якын тир, 40 грамм тире мае, 100 грамм тире күзәнәкләре һәм 10 грамм тоз.
Экспертлар аңлатуынча, сатып алыр алдыннан киемне киеп караганда сәламәтлеккә зыянлы булган шәхси гигиена чаралары һәм хушбуй компонентлары күчәргә мөмкин. Кер юу порошогы булсынмы ул, әллә хушбуй, лосьон һ.б.-лар, сәламәтлеккә куркыныч тудырырга мөмкин, дип саный Нельсон. Гадәттә алар катлаулы химик матдәләр компонентлары, аларның күпчелеге эндокрин системасы эшчәнлегенә зыян салырга, шулай ук күзләрне, тирене ялкынсындырырга мөмкин. Өстәвенә, сатып аласы әйбер кайсы келәттә, нинди хәлдә һәм күпме яткандыр - монысы турында да онытмаска кирәк.
Фото:burobiz.ru