Файдалы киңәшләр
11 ноябрь 2023, 21:37

Су эчүне гадәткә кертегез

Яшь калу серләре

Су эчүне гадәткә кертегезСу эчүне гадәткә кертегез
Су эчүне гадәткә кертегез

Һәр кеше су эчү режимын организм ихтыяҗларыннан чыгып көйләргә тиеш. Су нормасын тәүлек дәвамында бертигез бүләргә кирәк.

Кыска вакыт эчендә организм зур су күләме кабул итә икән, ул бавыр, ашказаны өчен дә авыр була. Көн дәвамында берничә тапкыр су эчүне гадәткә кертегез. Мәсәлән, иртән уянганнан соң, берәр кая барганда, йоклар алдыннан һ.б. Бәдрәфкә барган саен берәр стакан чиста су эчеп, организмны тулыландырып торырга тырышыгыз. Эш эшләгәндә яки телевизор караганда да - һәрвакыт яныгызда шешә белән су торсын - 2-3 йотым булса да эчеп куярсыз.️

Аз-азлап көненә 2-4 стакан су эчәргә гадәтләнсәгез, чәй яки кофе эчү теләге дә юкка чыгар, ә сез үзегезне җиңел һәм рәхәт хис итә башларсыз. Су эчкән кешенең битендә җыерчыклар да тиз генә килеп чыкмый, чирләргә дә бирешми. 

Автор фотосы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас