

Камыр өчен кирәк:
5 йомырка
1 аш кашыгы сөт
2 аш кашыгы су
1/2 чәй кашыгы чәй содасы
1/2 чәй кашыгы тоз
кирәгенчә он.
Сироп өчен:
1 стакан шикәр комы
1/2 стакан бал
Барысын бергә кушып, камыр басарга. Йомшак сыгылмалы камырны 25-30 минутка "ял" иттерәбез.
Шуннан соң калынлыгы 2-3 миллиметр булган җәймәләр әзерлибез. Җәелгән камырны 2,5-3 сантиметр зурлыктагы тасмаларга, аннан соң нечкә баусыман кисәкләр кисәбез.
Тирән табага көнбагыш мае салып, аны утка куябыз. Май кызганнан соң камыр кисәкләре алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
Кечерәк савытка бал, шикәр комы салып плитәгә куярга һәм болгата-болгата кайнап чыкканчы утта тотарга. Майда кызган камыр кисәкләрен кайнап чыккан бал һәм шикәр комы катнашмасы белән яхшылап болгатырга һәм тәлинкәләргә салып конус формасына китерергә.