

Кетердәп тора торган чебуреклар пешерәбезме, дуслар?
Аның камыры болай эшләнә:
4 стакан он,
320 мл су,
1 йомырка,
2 аш кашыгы үсемлек мае,
0,5 чәй кашыгы тоз.
Башта кайнар суга тоз һәм үсемлек маен кушып эретәбез. Аннан соң ярты стакан он салып, әйбәтләп бутыйбыз. Он кайнар суда пешеп, бераз куерак булачак. Әгәр дә онны бутаганда төерләр кала икән – кайгырмагыз, камыр басканда алар бетәчәк. Кайнап торган суда онны пешереп алганга, камыр йомшак һәм сузылучан килеп чыга.
Камыр суынганнан соң аңа йомырка өстибез һәм аз-азлап он кушабыз. Яхшылап камыр басабыз. Басканнан соң камыр кулга ябышмаска һәм кимендә бер сәгать “ял итәргә” тиеш.
Чебурекның эчлеген төрле иттән эшләргә мөмкин. Сыер, тавык фаршы белән бик тәмле килеп чыга.
Фото: stylishbag.ru