+21 °С
Болытлы


Танау канаганда башны өскә күтәреп торырга ярыймы? Күпләр шулай итәләр һәм бик ялгышалар.
Исегездә тотыгыз! Борыннан кан килгәч, утырып торырга, башны бераз алга ияргә һәм бармаклар белән борын тишеген кысып торырга кирәк. Әгәр дә башны өскә күтәрсәң, кан ашказанына тулырга мөмкин, ә ул күп китсә, тән температурасын күтәрә һәм костыра.Ә иң мөһиме - күпме кан югалтканны да белеп булмый.
Авырып киттегез икән, чирнең үткәнен көтмәгез, табибка мөрәҗәгать итегез!