Файдалы киңәшләр
9 октябрь 2023, 09:03

Виноград күз күрүен яхшыртамы?

Планетада яшәүчеләрнең картаюын искә алганда, бу гаҗәеп кызыклы ачыш.

Виноград күз күрүен яхшыртамы?Виноград күз күрүен яхшыртамы?
Виноград күз күрүен яхшыртамы?

Галимнәр көн саен виноград ашау өлкән яшьтә күз күрүен яхшырта дигән нәтиҗәгә килгән.

         Әлеге нәтиҗәне ясар алдыннан галимнәр тикшеренүдә катнашучы 34 кешене күзәткән. Аларның берләре көн саен стакан ярым виноград ашаган, икенчеләренә плацебо биргәннәр.  16 атнадан соң көн саен стакан ярым виноград ашаганнарның макуляр пигментының оптик тыгызлыгы яхшырган.

         Галим Чен Юн Ким виноградның күзләргә яхшы тәэсир ясавы хакында моның беренче тикшеренү булуын белдергән.  Планетада яшәүчеләрнең картаюын искә алганда, бу гаҗәеп кызыклы ачыш. Виноград гади, теләгән кеше сатып ала алган продукт, ул хәтта аз күләмдә сәламәтлек өчен  бик файдалы икән.

         Виноградның күз күрүенә уңай тәэсир ясавының сәбәбе — бу җимештә челтәр катлавы өчен файдалы антикоксидантлар күп булуында.

Фото: fikiwiki.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас