

Иске колготкалар тимер челтәр яисә башка материаллардан ясалган киртәләрдән һич ким түгел, аңа куян, күсе болан тешләре үтми икән.
Тукыманың структур үзенчәлекләренә ярашлы, капрон колготканы үтәдән-үтә тешләп өзеп булмый, нәтиҗәдә, кыр хайваннары капрон аша агач каерысын тешләп өзә алмый. Өстәвенә, капрон колготкалар кимерүчеләрдә косу рефлексы тудыра ала. Шул ук вакытта капрон хайванның сәламәтлегенә зарар да салмый, дип аңлата экспертлар.
Кинәт җылыта башласа, капрон колготка агач яки куакның бөреләре тулышуына комачау тудыра, чөнки капрон структурасы үсемлеккә һава һәм дым алмашын тәэмин итүне саклап кала. Синтетик пленкалар бу үзенчәлеккә ия түгел икән.
Фото:zelenj.ru