Файдалы киңәшләр
7 октябрь 2023, 08:15

Чамасын белеп ашыйк!

Солы боткасын көн саен ашарга кирәкми.

Чамасын белеп ашыйк!Чамасын белеп ашыйк!
Чамасын белеп ашыйк!

Диетолог Елена Соломатина популяр солы боткасының зыянлы үзенчәлекләрен атады. Көн саен солы боткасын ашау организмга кальцийны үзләштерергә комачаулый икән.
Белгеч солы боткасының файдалы сыйфатларын тагын бер кат искә төшерә. Әлеге боткада җепселләр күп, ул нерв системасы эшчәнлеге өчен кирәкле магний һәм В витаминына бай. "Солы боткасы ашказаны-эчәк юлларын зарарланудан саклый, эчәк эшчәнлеген яхшырта", дип асызыклый диетолог.
Шулай булуга карамастан, солы боткасын көн саен ашарга кирәкми. Чөнки аңарда фитин кислотасы бар, ул исә зур күләмдә булганда организмның кальций үзләштерүенә комачаулый икән. Шуңа күрә Соломатина солы боткасын вакыт-вакыт иртәнге ашның башка төрләренә, мәсәлән, эремчек яисә йомыркага алыштырырга киңәш итә.

Фото:ketokotleta.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас