

Баланны беренче салкыннардан соң, әчесе киткәч, җыю яхшырак.
Экспертлар раславынча, балан - табигый антибиотик. Аның составында А, С, Р, К,Е витаминнары бар. Шулай ук эфир майларына, дубиль матдәләренә, пектинга бай бу җимеш иммунитетыбызны күтәрү , авыртынуларны җиңеләйтү көченә ия, кан тамырларын киңәйтә. Баланда С витамины лимонга караганда 70 процентка күбрәк. Җимешләреннән тыш, яфраклары һәм чәчәкләре дә бик файдалы. Җимешләре боткаларны, камыр ризыкларын бизи, аңардан кайнатма һәм джем ясарга мөмкин, яфраклары исә чәйгә кушарга һәм төнәтмә ясарга яхшы. Вируслар һәм салкын тиюләр чорында шәп ярдәмчебез ул балан!
Баланны кышка әзерләгәндә, иң яхшысы аны туңдыру. Киптергәндә файдалы элементларын югалта. Тик баланны ашказаны ярасы, сару кайнаганда, аллергик реакцияләр булганда, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга файдаланмау яхшырак дип киңәш итә табиблар.
Фото:letsgophotos.ru