Файдалы киңәшләр
30 сентябрь 2023, 09:02

Суган яратасызмы?

Кыздырылган суганнан да тәмлерәк тәмләткеч бармы?

Суган яратасызмы?Суган яратасызмы?
Суган яратасызмы?
  • Көчле ут өстендә кыздырсагыз, суганның читләре алтынсу төскә кереп кызарыр, ә уртасы аксыл килеш калып, кетердәп тора торган булыр.
      Сүрән ут өстендә кыздырган суган йомшак һәм сусыл булыр.
      Кыздырганда тоз сипсәгез, суган бик йомшак булып изелеп пешәр.
      Әгәр тоз сипмичә кыздырсагыз һәм кыздырып бетерералдыннан гына утны арттырсагыз, суган алсу төскә керер һәм суганлы аш өчен менә дигән булыр.
      Шикәр комы сипсәгез, суган алтынсу төс алыр һәм кетердәп торыр. Мондый суганны бәрәңге измәсенә кушарга, бәрәңге пилмәненә сибәргә мөмкин.
    Нәрсәсе бар инде, майга саласың да кыздырасың кебек. Ә рәтен белеп эшләсәң, гади суганнан да тәмлерәк тәмләткеч булмас.
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас