

Быел 29 сентябрьгә каршы төнен көзге беренче ай тулуны күрергә мөмкин. Ай зур булып, аның кырлары нык ачык булып күренәчәк. Чөнки бу юлы ул Җиргә нык якын булачак.
Тулган Ай кеше организмына искиткеч зур йогынты ясый, дигән ышаныч борынгыдан килә. Тормыш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, айның нәкъ шушы чорында күп җинаятьләр кылына, юл-транспорт һәлакәтләре, ызгышлар, сугышулар, бәрелешләр килеп чыга икән. Имгәнүләр, агуланулар арта, организмның гомум халәте начарая.
Ай тулу кайсыбер кешеләрнең психикасына аеруча нык тәэсир итә. Мәсәлән, аларда артык борчылу, күңел тынычсызлыгы, бер сәбәпсез күңелсезләнү, ярсу, тиз кызып һәм ярсып китү, сәбәпсез курку, канәгатьсезлек хисе арту, коткыга бирелү кебек күренешләр барлыкка килә. Ай тулган көннәрдә кешеләрне җәлеп итү җиңелрәк. Моның белән маркетологлар еш куллана: презентацияләр, ярминкәләр, распродажалар, концертлар оештыра. Кибетләрдә исерткеч эчемлекләр бүлекләрендә сатып алучылар күбәя, казинода керемнәр арта, диләр.
Шуңа астрологлар Ай тулган көнне кайсыбер эшләргә тотынмаска, мөнәсәбәтләр ачыкламаска, ерак юлга чыкмаска, руль артында сак булырга, начар энергияле кешеләрдән ерак торырга киңәш итә. Бу көннәрдә башны каплап йөрергә кирәк, мөһим карарлар кабул итәргә ярамый. Яңа проектларыгызны тулган Айга кадәр бетерүне исәпләп башлагыз, диләр. Ә менә иҗади һөнәр ияләре бу вакытта илһамлана һәм үзләренең иң яхшы эшләрен иҗат итә икән.
Шулай ук Ай тулганда артык физик эшләр башкармаска, хирургик операцияләр, туйлар һәм тантаналар уздырмаска киңәш ителә. Чәч кистерергә һәм буярга, өйдәге гөлләргә су сибәргә, төпләрен йомшартырга, бурычка акча алырга һәм бирергә ярамый, диләр. Матурлык салоннарына бармаска, күп дару эчмәскә, ай нурын өйгә кертмәскә киңәш итәләр.
“Фән күзлегеннән Ай тулуның кешеләргә физик яки эмоциналь йогынтысы буенча дәлилләр юк”, – ди психолог Арина Липкина. Әйе, әлегә дөньяда кеше аңы аңлап җиткерә алмаган күп күренешләр табышмак булып кала. Шуңа аларга ышаныргамы, юкмы икәнлеген һәркем үзе хәл итә. Шулай да күбрәк матур уйлар уйлап, яхшылыклар тормышка ашырына ышанып яшик.
Әйткәндәй, дөнья халкының 2 проценты лунатизм авыруыннан – йоклаган вакытта торып йөрүдән интегә. Бу очраклар тулган Ай вакытында тагын да арта.