Файдалы киңәшләр
27 сентябрь 2023, 15:08

Кош- кортны ничек җиңел тазартырга?

Бу ысулны беләсезме?

Кош- кортны ничек җиңел тазартырга?Кош- кортны ничек җиңел тазартырга?
Кош- кортны ничек җиңел тазартырга?

Бу ысулны беләсезме?

 

Ихата тутырып кош-корт үрчетүчеләр гади һәм мулат токымлы үрдәкләрен чала башлады. Көннәр салкынайтуга кош-корт та яңа йон чыгара. Менә шул вакытта аны чалыр көннәре дә җитә. Мамыгы йолкынган кош түшкәсенең таланган эт кебек шырпылы гәүдәсенә карап нишләтергә белми торган чаклар була. Килеп-килеп, икешәр көн дәвамында, шырпылы, бала йонлы үрдәк, каз йолкып хәлдән тайган хатын-кызлар, йолкып-йолкып арыгач, ашаган кеше тазартыр, дип туңдыргычка да тыгып куярга мәҗбүр булалар.

Күпме интегеп була инде... Розалия Ибраһимова исемле уңган хуҗабикәбез үрдәкне бала йоннарыннан тазарту ысулын тәкъдим итә. «Үрдәкне пешеклисе су кайнап торганда 1 уч чәй содасы салып сүндереп алырга кирәк. Бер шырпысы да калмый, булса да бик тиз чыга. Кайнар судан алгач, үрдәкне пакетка салып 3-5 минут тотып алырга. Менә, чиста бит, тиз дә булды», – дип, фотолары белән бүлешкән ул. «Сода үрдәккә сеңмиме?» – дип сораучыга: «Сеңми, эшләп карадым шул ысул белән быел, ап-ак була», – дип җавап биргән ул. «Мин 1 чиләк суга 1 уч сода салдым. Пакетта озак тотмаска, алайса кызарып китә.

Мин 3-4 үрдәкне курткага гына урап салам», – дип тә киңәш бирүче бар.

Үрдәкнең йонын тиз генә чистарту ысулларын менә бу видеода карарга була.

Кайдадыр сумалада кайнатып йолкучылар да күренгән иде. Мондагы алым бик кызыклы, карагыз әле.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас