Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 сентябрь 2023, 20:47

Җимеш агачлары һәм куакларын кайчан утыртасыз?

Күп кенә бакчачылар яшь агач үсентесен язын утырту яхшырак дип саный.

Җимеш агачлары һәм куакларын кайчан утыртасыз?
Җимеш агачлары һәм куакларын кайчан утыртасыз?

Ә менә агроном-белгечләр көзен яшь үсентеләр утыртуның өстенлекләре хәтта күбрәк тә диләр.

            Агроном һәм ландшафт дизайнеры Анатасия Коврижных агачларны көзен утырту язын утыртуга караганда күпкә яхшырак дип саный. Чөнки, беренчедән, көзен үсентеләрнең сабакларына, яфракларына һәм тамырларына карап, сыйфатын билгеләү җиңелрәк. Икенчедән, көзен аларның бәясе дә арзанрак булучан. Сатучылар бу чорда тизрәк сатып бетерү өчен саллы гына ташламалар ясыйлар. Өченчедән, көзен яңгырлар мул яву сәбәпле үсенте су сибүгә зур мохтаҗлык кичерми. Дүртенчедән, көзен бакча корткычларының да активлыгы сүлпәнәя, алар куакларга зур зыян сала алмый. Аннары үсемлекнең тамыр системасы +4 градуска кадәр көч җыюын дәвам итә. Тагын да бер уңай ягы: көзен утыртып калдырган үсентеләр язгы чорда тамыр җибәрүгә вакыт “әрәм” итми.

Фото:maja-dacha.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: