

Гөмбәне салкын ысул белән тозлау. Җыелган гөмбәләрне чистартабыз, аннан соң сап-салкын суга салып куябыз.
Гөрәҗдә(груздь), рядовка гөмбәләрен икешәр көн суда тотарга кирәк, чөнки алар эшкәртүгә бик авыр биреләләр. Башкаларын, 2-3 сәгать саен суын алыштырып, 10 сәгать тотарга кирәк.
Гөмбәләрне 15-20 минут кайнатып алабыз. Аннан сөзеп алып, кабаттан салкын су белән юабыз. Эмаль табакка, күләменә карап 1 аш калагы 9% уксус салып болгатабыз да, 15-20 минут ял итәргә куябыз. Болай эшләгәндә гөмбәнең төсе югалмый.
Стерильләштерелгән банкаларга (0,5 литрлы) 1 карлыган яфрагы, 1 бөртекле борыч, ваклап туралган бер тырнак сарымсак, чәй калагы ның очына гына эләктереп "маринадлау өчен" дигән приправа, укроп яфрагы салабыз. Алар өстенә банканың стенасы кырына эрерәк гөмбәләрне куеп бер кат гөмбә тезелә һәм өстенә чеметеп тоз сибелә. Шушы тәртиптә банка тулганчы тутырырга. Аннан гөмбә күмелгәнче салкын су салып, капкач белән капларга кирәк.
Банка салкынча урында 10-12 сәгать тотыла. Шуннан соң банкаларны ачарга, кимесә су өстәргә кирәк. Шуннан соң өстенә 1 аш калагы чиста сыек май, карлыган яфрагы каплап, салкынча урынга куярга киңәш ителә.
Берәр атна вакыт үткәч, банкаларны яңадан тикшереп чыгу сорала. Ашар алдыннан гөмбәне салкынча су белән чайкатып, суган, көнбагыш мае белән бутап, табынга бирергә мөмкин.