

Табибны тыңлыйбыз.
Кипке киеп йөрү пеләшләнүгә китерми, киресенчә, аннан саклый икән. Табиб-трихолог, медицина фәннәре докторы, профессор Юлия Галләмова кипке башны чәч коелуга китерердәй авырулардан саклый, ди.
Табиб әйтүенчә, пеләшләнгән кешеләргә баш киеме киеп йөрергә кирәк. Ник дигәндә, кояш нурларыннан саклаучы табигый әйбер – чәчләре юк. Бары тик баш киемен керләнгәнче киеп йөрүчеләрдә генә ниндидер проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Мәсәлән, маңгайның бетчәләве кипкене юып кирягә кирәклеген аңлата.
“Кипке чиста булырга тиеш. Аны киеп йөрүчеләрнең маңгаенда бетчәләр барлыкка килүе еш күренеш. Кипкене эссе вакытта юмыйча гына киеп йөрүгә дә шуңа китерә. Шул сәбәпле, инфекция килеп чыга”, – дип кисәткән табиб Галләмова.