Файдалы киңәшләр
5 сентябрь 2023, 18:50

Бу ризыклар тромбоздан саклый

Аларны еш ашарга кирәк. 

Бу ризыклар тромбоздан саклыйБу ризыклар тромбоздан саклый
Бу ризыклар тромбоздан саклый

Инфаркт, инсульт, кан тамырларының варикоз киңәюе... Әлеге авыруларның барлыкка килүнең бер сәбәбе - канның куе булуы. Канны сыеклатучы һәм тромбозлардан саклаучы ризыклар бар. Сез аларны ешрак ашарга тырышыгыз:

Диңгез кәбестәсе

Горчица

зәйтүн мае (оливковое масло)

җитен мае (льняное масло)
сарымсак
суган
лимон

киви
какао
кара шоколад
балык мае
солы боткасы
кура җиләге
мүк җиләге (клюква)
чия
имбир

ромашка. 

Шуларның берничәсенә тукталып үтик:

Имбир.

Ул кан әйләнешен көйли һәм югары кан басымын төшерә.Составында булган салицилат - аспиринның табигый аналогы булып тора.

Диңгез кәбестәсе

Табигый антикоагулянтлар. Канның куеруыннан саклый,  ул омега-3 һәм омега-6 чыганагы, алар атеросклерозга каршы тору үзлегенә ия.

Сарымсак.

Сарымсакта фитонцидлар бар. Ул канның сыегайтырга булыша, токсиннарны куарга да ярдәм итә. Йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта.(Тик ашказаны авырулары булган кешеләргә аны саклык белән кулланырга киңәш ителә). 

Ромашка.

Ромашка чәен эчу файдалы. Ул тромбоцитларның активлашуын баса һәм канның куеруын кисәтә.

Горчица.

Составында булган омега 3 һәм Б6 витамины кан оешуыннан саклый, кан тамырларын чистарта.

Майлы балык. 

Омега 3 ярдәмендә күзәнәкләр арасындагы алмашыну функцияләрен яхшырта. Шулай итеп тромбоздан саклый.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас