Файдалы киңәшләр
4 сентябрь 2023, 16:17

РАССОЛЬНИК рецепты

Бу ашны кышкылыкка япканыгыз бармы?

Кирәк булачак:

2 кг кыяр,

2 кг помидор (шулпалырак кирәксә, 2,5 кг алыгыз)

0,5 кг суган,

0,5  кг кишер,

300 гр перловка,

 1 аш кашыгы тоз өеп,

 1-2 аш кашыгы шикәр өеп,

4-5 аш кашыгы аш серкәсе (9%)

0,5 ярты стакан көнбагыш мае,

төелгән борыч 1 чәй калагы,

 4-5  данә дәфнә яфрагы,

Телисез икән,  2 аш кашыгы томат пастасы салсагыз була (төс өчен), кып-кызыл помидор булгач, салмасагыз да ярый. Яшелчәләрне барысын да бер чама турагыз (мин кишерне угыч аша чыгардым). Перловканы суга салып кабартып алыгыз, тик пешермәгез, суын түгеп салырга әзер торсын, тәүдә  суган белән кишерне кыздырыгыз. Мин табада кыздырдым да, аннары зур эмаль табакка бушатып,  кыяр, помидор,  перловка өстәдем.  Рецептта 45 минут пешә дигән. Мин 30 минутлап пешердем. Куелыгын үзегез чамалый аласыз. 

Рецепт Тәския Вәгыйзованың "ВКонтакте" сәхифәсеннән алынды.  

 

Читайте нас