Файдалы киңәшләр
31 август 2023, 14:03

Кәбестә тозлау өчен шәп рецепт

Бу рецепт белән кетердәп торачак!

Кәбестә тозлау өчен шәп рецептКәбестә тозлау өчен шәп рецепт
Кәбестә тозлау өчен шәп рецепт

 3 литрлы банкаларга тозлау өчен алабыз:

1 кәбестә,

1 уртача зурлыкта кишер, 

3-4 тырнак сарымсак,

6-7 түгәрәк кара борыч,

2-3 канәфер,

1-2 лавр яфрагы.

Банка төбенә сарымсак, тәмләткечләрне салырга. Кәбестәне ваклап тутырырга, өстенә кайнар су коярга. 10 минуттан суны түгәргә һәм тозлыкны салырга.

Тозлык ясау: 1,5 л суга 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы кушып, кайнатырга. Кайнап чыккач, 0,5 стакан 9 %лы аш серкәсе салып болгатып, банкага коярга.

Бер-ике көндә кәбестә әзер була.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас