

Сыр ясау буенча һәр хуҗабикәнең үз рецепты бардыр. Шулай да монысын да эшләп карагыз әле, үкенмәссез.
Кирәк булачак: 1 л сөт, 1 кг эремчек, 100 гр сыер мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы сода, 1 чәй калагы тоз.
Сөтне кайнатып чыгарыгыз да өстенә эремчек салыгыз. Кайнап чыгуга уттан алып сөзегез. Яхшырак сөзелгән саен сыр уңышлырак килеп чыгачак. Аннан сыер маен эретегез һәм шуңа сөзгән эремчекне, йомырка, сода, тоз салып, 20 минут яхшылап болгатып пешерегез. Бәрәңге төйгеч белән болгататып пешерергә дә мөмкин.
Шуннан соң, формага салып, салкын урынга куегыз. Сыр күбрәк торган саен тыгызлана, тәмлеләнә бара.