Файдалы киңәшләр
20 август 2023, 16:00

Үзең пешергән прәннеккә җитәме соң!?

Авызда эреп тора бит ул!

Үзең пешергән прәннеккә җитәме соң!?Үзең пешергән прәннеккә җитәме соң!?
Үзең пешергән прәннеккә җитәме соң!?

-350 гр кефир, йә булмаса катык;
- 1 стакан шикәр комы (тулыр -тулмас);
- 2 йомырка, шушы йомыркаларның берсенең агы әзер прәннегебезне глазурлау өчен кирәк булачак;
- ярты чәй калагы чәй содасы;
- 3-4 аш кашыгы сыек май;
- 2,5 -3 стакан он;
- ваниль;

Глазурь (помадка) өчен:


- 1 йомырка агы;
- 1 чокыр (яртысы ) шикәр будрасы (сах.пудра), 4-5 аш кашыгы дисәк тә була;

Эш барышы:


Кефирны шикәр комы белән аз гына болгатып алабыз, шуңа йомырка + йомырка сарысын + үсемлек маен салабыз. Яхшылап болгатып алабыз. Шушы массага он + ваниль + соданы бергә иләк аша иләп камыр басабыз. Камыр бик каты да, йомшак та булмаска тиеш (кулга, куна тактасына ябышмый торган ). Камырыбызны җәябез, стакан ярдәмендә түгәрәкләр кисеп, пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез. Кызган духовкага куеп 30 - 35 минут пешереп алабыз. Прәннекләребез пешкән вакытта глазурь (помадка) ясыйбыз. Йомырка агын ак төскә кергәнче болгатып аз - азлап шикәр онын салып ап-ак төскә кергәнче болгатуны дәвам итәбез. Пешеп чыккан прәннекләребезне духовкадан алып, помадка белән сак кына бутап тарелкаларга өеп куябыз.

фото: malinika.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас