Файдалы киңәшләр
16 август 2023, 08:14

Уңды марҗа кыярга, белми кая куярга...

Күпме ашап була инде ул кыярны? Ә ашамасаң, нишләтергә?

Уңды марҗа кыярга, белми кая куярга...Уңды марҗа кыярга, белми кая куярга...
Уңды марҗа кыярга, белми кая куярга...

Уңды марҗа кыярга, белми кая куярга... Ничек итсәң дә, августта шушы мәкаль актуальләшеп ала, әйеме, җәмәгать. Күпме ашап була инде ул кыярны? Кышкылыкка салаты да җитәрлек ясала. Ә кыяр һаман кала... Нишләтергә? Әлбәттә, матурлану көчен кулланырга!

Кыяр суы бит тиресен чистарту өчен иң шәп чара. Ул тирене шулай ук майлылыктан да коткара.

*Кыярдан битлек болай итеп эшләгез. Нечкә генә итеп түгәрәкләп туралган кыяр телемнәрен 20 минутка биткә һәм декольте өлкәсенә куегыз, өстенә киҗе-мамык салфетка каплагыз.  Бу кыяр вакытыннан алда кипмәсен өчен кирәк.

Кыргычтан уып, ботка ясап, шул ук киҗемамык салфеткага ягарга һәм аннан шуны биткә ябарга да була.

*Майлы тире өчен кыярдан тагы да бер рецепт – пудра. Ул бит тиресенең майлы ялтыравыннан гына коткарып калмый, шулай ук дәвалау эффектына да ия.Кыяр белән дөгедән пудра битнең артык майларын үзенә сеңдерә, шул ук вакытта тиренең күзәнәкләре тыгылып калмый, киресенчә, аннан пычракларны һәм майларны “суырып” ала. Нәтиҗәдә камедоннар (тиредәге кара ноктачыклар) барлыкка килүне киметә.

Пудра ясау өчен киптерелгән кыяр орлыкларын вакларга һәм дөге оны белән тигез микъдарда бутарга кирәк. Бу битлекнең уңайлылыгы шунда –  аны озак саклап була.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас